Кошлар- канатлы дусларыбыз
14 март көнне Зур Кукмара мәдәният йортында "Язгы мәрхәмәтлелек атнасы" уңаеннан "Шатлык" балалар бакчасына йөрүче балаларны "Кошлар- безнең дусларыбыз" дигән темага кошларга җимлекләр ясау серләренә өйрәттек. Кошларыбызга, ясалган җимлекләребезгә ярма салып, агачларга элеп куйдык. Кошларыбызга кыш көне азык табуы авыр, шуңа аларга ярдәм итәргә кирәклеге әйтелде.