Большекукморская сельская библиотека - филиал № 8

Лев Толстой иҗаты

13 март көнне Зур Кукмара авылы китапханәсендә "Язгы мәрхәмәтлелек атнасы" уңаеннан язучы Л. Толстойның тууына 190 ел тулуга багышлап "Л. Толстой иҗаты" дип исемләнгән кичә үтте. Кичә барышында без Л.Толстойның иҗаты белән таныштык, "Өч кыз" әкиятен укыдык. Әлеге әкият буенча уеннар уйнадык, сорауларга җаваплар бирдек. Кичә барышында укучыларга Л. Толстойның китапларыннан күргәзмә һәм иҗаты буенча презентация тәкъдим ителде.