Дуслык
12 март көнне Зур Кукмара авылы китапханәсендә "Язгы мәрхәмәтлелек атнасы" уңаеннан "Дуслык" дигән темага тәрбия сәгате үтте. Укучылар белән дуслык турында түбәндәге матур сүзләр әйтелде, дуслык сүзенең җавабы табылды. Дус- ул сиңа һәрвакытта да ярдәмгә килүче әниең, әтиең. Дус- ул яраткан китабың, аны укыган саен укыйсы килә. Дус- ул сине белем иленең серләренә төшендерүче укытучың. Дус- ул сиңа авыр вакытта зарыңны тыңлаучы яраткан йомшак уенчыгың. Дуслык- ул бик кыйммәтле язмыш бүләге. Дуслык безгә укырга, эшләргә, яшәргә ярдәм итә. Ул безне әйбәтрәк, яхшырак, көчлерәк итә. Кешегә дусларсыз яшәү мөмкин түгел. Дустың булу- зур байлык. Дус булу- җиңел эш түгел, ә аны саклап калу- тагын да авыррак дигән фикерләр әйтелде.