Әкиятләр илендә
Балаларны халык авыз иҗатының иң киң таралган төрләренең берсе- әкиятләр аша туган телебезнең байлыгын, матурлыгын күрсәтү максатыннан "Бәләкәч" балалар бакчасында "Әкиятләр илендә" дигән темага викторина үтте. Балалар белән әкият төрләрен искә төшердек. Төрле халык әкиятләрен санап үттек, әкияттән өзекләр укып, әкиятнең исемен әйттек.