Большекукморская сельская библиотека - филиал № 8

Туган телем- иркә гөлем

4 класс укучылары белән Халыкара туган тел көне уңаеннан "Туган телем- иркә гөлем" дигән әдәби темага кичә үтте. Укучыларга туган телебез, аның үткәне, бүгенгесе турында мәгълүмат бирелде. Туган телебез турында риваять сөйләнде, язучыларыбызның матур шигырьләре укылды һәм туган телебезгә багышлап "Кем тизрәк?", "Танышу", "Чын татар исеме", "Сүз өстә"һ.б. уеннар уйналды. Шулай ук туган телебезгә багышланган мәкальләр искә төшерелде.