Көчле рухлылар
29 январь көнне Зур Кукмара авылы китапханәсендә "Көчле рухлылар" дигән акция үтте. 4-5 сыйныф укучылары (9 укучы) белән "Мәңгелек ул- сезнең батырлык" дигән китап күргәзмәсе белән таныштык. Әлеге күргәзмәдә татар һәм рус язучыларының сугыш темасына, партизаннар һәм разведчиклар турында язылган әсәрләре куелган иде. Шулай ук авылыбызның сугыш ветераннары турында папка да урын алды. Укучылар белән Ф. Кәримнең тормыш юлын искә төшердек һәм "Партизан хатыны" дигән поэмасын укып фикер алыштык. Әлеге поэмада автор партизан хатыны образы аша хатын- кызларның авыр сугыш елларындагы сабырлыгын, сафлыгын, намуслы булуларын гәүдәләндерә. Партизан хатыны туган җиренә, иренә тугрылыклы булып кала. Ф. Кәрим сугышта булып, үз күзләре белән күргән вакыйгаларны тасвирлый.