Җиңү безнең якта
Зур Кукмара авылы халкы Махсус хәрби операциядәге егетләребезгә һәрвакыт ярдәм итеп тора. Авдеевканың үзеннән хәрби “Урал” машинасы белән ике якташ солдатыбыз кайткач та, авыл халкы бердәм булып гуманитар ярдәм җыеп, якташ егетләребезнең кулларына тапшырдык. Соңыннан солдатларыбыз һәм “Сугышчан кардәшлек” оешмасы ир-егетләре белән бергә Зур Кукмара урта мәктәбендә укучылар белән очрашу үтте. Укучылар тарафыннан әзерләнгән “Ватанны саклаучылар елы” ның тантаналы ачылышында катнаштылар. Ә без исә аларны җылы, матур, эчкерсез теләкләр теләп, ерак юлга озаттык.
Жители села Большой Кукмор всегда помогают нашим бойцам СВО. И когда из самой Авдеевки на военной машине “Урал” приехали два наших земляка-солдата, жители села сплоченно собрали гуманитарную помощь и передали ее в руки наших земляков. Затем вместе с солдатами и мужчинами из организации “Боевое братство” прошла встреча с учащимися Большекукмарской средней школы и приняли участие в торжественном открытии “Года защитника Отечества”. А мы отправили их в дальний путь с теплыми, добрыми, искренними пожеланиями.