Чәчәк ата, яши, матурлана, туган ягым- газиз төбәгем
4 январь көнне Зур Кукмара авылы китапханәсендә "Чәчәк ата, яши, матурлана, туган ягым- газиз төбәгем" дигән темага түгәрәк өстәл артында әңгәмә үтте. Әңгәмә барышында Зур Кукмара һәм Кукмара турында фикер алыштык. Кукмарабызда урнашкан истәлекле урыннарны искә төшердек. Авылыбыздагы чишмәләрнең атамаларының барлыкка килү тарихын укып үттек. Укучылар белән Кукмара һәм Зур Кукмара авылы турында язылган китапларга күзәтү ясалды.