Большекукморская сельская библиотека - филиал № 8

Китапханәдә кич утырып бәйлибез

Элек заманнарда кызлар аулак өйләргә бәйләргә, чигәргә җыела торган булганнар. Миллли көйләребезне көйләп, җырлый-җырлый чигү чиккәннәр, бәйләм бәйләгәннәр, җеп эрләгәннәр. Соңгы елларда бу кич утырулар онытылды. Күбрәк телевизор, компьютер, телефонда утыра башладык. Ә безнең кызларыбыз бик теләп китапханәгә йөриләр. Без әби-бабаларыбыздан килгән гореф- гадәтләрне онытмау максатыннан китапханәгә “Китапханәдә кич утырып бәйлибез” дигән очрашуга җыелабыз. Кызлар бик теләп, кулларына энә- җеп алып,  үзләре теләгән әйберләрне бәйлиләр. Арып китсәләр, шигырьләр, хикәяләр  укыйлар, төрле уеннар уйныйлар. Безнең кичләребез бик күңелле үтә.  Милли йолаларыбызны, гореф-гадәтләребезне онытмыйча, күңелле итеп бер-беребез белән аралашып яшәсәк иде.

Теләгән һәр кешене китапханәгә көтеп калабыз, рәхим итегез.

 

В старину девушки собирались на посиделки вязать, вышивать. Напевая национальные песни, вышивали, вязали узоры, пряжу. В последние годы эти вечерние посиделки были забыты. Стали больше сидеть за телевизором, компьютером, телефоном. А наши девочки охотно ходят в библиотеку. Мы собираемся в библиотеке на встречу “ Китапханәдә кич утырып бәйлибез ”, чтобы не забыть традиции наших бабушек и дедушек. Девушки охотно берут в руки иголки и нитки и вяжут все, что захотят. Когда устают, читают стихи, рассказы, играют в разные игры. Наши вечера проходят очень весело. Не забывая о наших национальных обычаях и традициях, мы с удовольствием общаемся друг с другом. Приглашаем всех желающих посетить библиотеку, добро пожаловать.