Большекукморская сельская библиотека - филиал № 8

День, который нас объединяет

Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү уңаеннан Зур Кукмара авыл китапханәсендә "Безне берләштерә торган көн "дигән әңгәмә үткәрелде. Чара барышында балаларга әлеге бәйрәмнең тарихы турында сөйләнде, шулай ук бу датаның ни өчен шулай мөһим булуы әйтелде. Әңгәмә төрле милләт кешеләренең тормышы турындагы видео-презентациябелән үрелеп барды. Безнең ил, анда яшәүче халыкларның дуслыгы белән көчле. Ә бу халыклар бик күп: руслар, татарлар, мордвалар, чувашлар, башкортлар һәм башкалар. Һәр халык үз телендә сөйләшә, үзләренең мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре бар. Чара азагында без бергә булганда бай һәм бердәм булганда көчле, бер-беребезгә яхшылык һәм җылылык белән карарга, халыкларның гореф-гадәтләрен хөрмәт итәргә, дус һәм тату яшәргә өйрәнергә кирәк дигән нәтиҗә ясадык.

В рамках празднования Дня народного единства в Большекукморской сельской библиотеке была проведена беседа “День, который нас объединяет ”. В ходе мероприятия детям рассказала об истории этого праздника, а также обьяснила, почему эта дата так важна и что означает этот день сегодня. Затем посмотрели видео-презентацию, рассказывающая о жизни людей разных национальностей. Наша страна сильна дружбой разных народов, которые её населяют. А народов этих очень много. Русские, татары, мордва, чувашии, башкиры и много других. Каждый народ говорит на своём языке, имеет свою культуру и традиции. В завершении мероприятия сделали вывод, что мы богаты, когда вместе, и сильны, когда едины, что нужно относиться друг к другу с добром и теплом, научиться свободно с достоинством жить, что необходимо уважать традиции народов, учиться жить в мире и согласии.