Бөтен гаилә белән укыйбыз
2024 ел- Гаилә елы буларак игълан ителде. Шул уңайдан 19 апрель көнне Зур Кукмара авыл китапханәсендә «Бөтен гаилә белән укыйбыз » дигән девиз астында “Китапханә төне” үтте. Бу көнне китапханәгә китап укырга яратучы ике гаилә: Аглямзяновлар һәм Исмагиловлар гаиләсе чакырылды. Иңберенче булып гаилә елына багышланып үтүче китапханә төне турында сөйләп үтелде. Аннан соң гаилә, дуслык, бер- береңне хөрмәт итү темаларын үз эченә алган викторина үткәрелде.Беренче бирем “Танышу” дип аталды. Бу биремдә һәр гаилә үзләре турында сөйләп үтте, матур истәлекләр белән уртаклашты. “Мәкальләрне тез”, “Тәмле сүз”, “Хәрефләрдән сүзләр язу”, “Китап – киңәшчең, дустың, ярдәмчең синең” кебек биремнәрне ике гаилә дә бик төгәл һәм дөрес итеп эшләделәр. Соңыннан бергәләп, Ф. Яруллинның “Җилкәннәр җилдә сынала” дигән әсәреннән өзек укып, фикер алыштык. Фәнис абый белән Нүрсөя апаның матур итеп яшәүләре турында сөйләштек. Китапханәдә гаилә белән уеннар уйнау, китап уку бик күңелле һәм файдалы үтте.
2024 год объявлен Годом семьи. В связи с этим 19 апреля в Большекукморской сельской библиотеке прошла Всероссийская акция "Библионочь-2024", тема акции «Читаем всей семьей». В этот день в библиотеку были приглашены две любящие читать семьи: Аглямзяновы и Исмагиловы. Первым был рассказ о библионочи, посвященной Году семьи. Затем была проведена викторина на тему семьи, дружбы, взаимоуважения. Первое задание называлось “Танышу”. В этом задании каждая семья рассказала о себе, поделилась яркими воспоминаниями. Такие задания как “Мәкальләрне тез”, “Тәмле сүз”, “Хәрефләрдән сүзләр язу”, “Китап – киңәшчең, дустың, ярдәмчең синең” обе семьи отработали очень четко и правильно. Затем мы вместе прочитали отрывок из произведения Ф. Яруллина Җилкәннәр җилдә сынала” и обменялись мнениями. Мы поговорили о том, как красиво жили Фанис абый и Нурсия апа. Нам было весело и полезно играть в игры всей семьей, читать книги.