Большекукморская сельская библиотека - филиал № 8

“Каләм белән җиңдек дошманны”

Февраль аеның кояшлы матур көнендә  патриот шагыйребез Муса Җәлилнең тууына 118 ел тулуны билгеләп үтәбез. Һәр милләттә исеме алынуга ук ихтирам уята торган шәхесләр була. Муса Җәлил әнә шундый шәхесләрнең берсе. Муса Җәлилнең бөтен иҗаты- батырлык үрнәге. Ул чын мәгьнәсендә халкыбызның бөек шәхесе, горурлыгы.                                                                                                                            

14 февраль конне "Бэлэкэч" балалар бакчасына йоруче балалар, 15 февраль конне Зур Кукмара урта мэктэбенен 3а һәм 3б сыйныф укучылары белэн герой - шагыйрь М. Җәлилне искә алу максатыннан “Каләм белән җиңдек дошманны” дип исемләнгән әдәби танышу сәгате үткәрелде. Балалар зур кызыксыну белән Муса Җәлилнең кайда тууы һәм үсүе, ничек укуы һәм кайчан шигырьләр яза башлавы турында тыңладылар.  Кичә барышында балалар шагыйрьнең әти-әнисе, туганнары һәм сөекле хатыны, кызы белән таныштылар. Муса Җәлилнең табигатьне, кешеләрне, кош- котларны яратуын белделәр. Аларга багышлап язылган шигырьләрен дә тыңлап үттеләр.  Балаларга аның фаҗигале һәм героик язмышы турында  да мәгълүмат бирелде.  Аның фронтта булган көннәре, фашист концлагерьларында үткәрелгән куркыныч вакытлары турында сөйләнде. Шул чорда язылган шигырьләре дә укылды. Балалар М. Җәлилгә багышланган чарада бик актив булдылар. Аның чын герой – шагыйрь булуына ышандылар.  Әлеге чара презентация белән үрелеп барды.

В этот солнечный февральский день мы отмечаем 118-летие со дня рождения поэта-патриота Мусы Джалиля. В каждой нации есть люди, чье имя вызывает уважение. Муса Джалиль-один из таких личностей. Все творчество Мусы Джалиля - пример мужества. Он - великая личность, гордость нашего народа.

Совместно с детьми,  посещающими детский сад “Бэлэкэч” и учениками 3а и б классов в память о поэте - герое М. Джалиле был проведен литературно- ознакомительный час “Каләм белән җиңдек дошманны”. Дети с интересом слушали о том, где родился и вырос Муса Джалиль, как учился и когда начал писать стихи. В ходе мероприятия дети познакомились с родителями, родственниками и любимой женой и дочерью поэта. Знали, что Муса Джалиль любит природу, людей, птиц. Слушали и стихи, посвященные им. Детям была представлена информация о его трагической и героической судьбе.  Ребята узнали о суровых фронтовых буднях поэта, о страшном времени, проведенном в фашистских застенках концлагерей, в которых единственным оружием Мусы Джалиля были его стихи.

Дети были очень активны на мероприятии, посвященном М. Джалилю. Верили, что он настоящий герой – поэт. Мероприятие сопровождалось презентацией.