Тормыш матурлыгы өлкәннәрдә
4октябрь көнне Зур Кукмара мәдәният йортында өлкәннәр көненә багышлап "Тормыш матурлыгы өлкәннәрдә" дигән бәйрәм кичәсе үтте. Бәйрәмгә килгән өлкәннәребезне клубның фоесында чәй өстәле белән каршы алдык. Чәйдән соң өлкәннәребез хөрмәтенә бәйрәм концерты күрсәтелде.Бәйрәмдә 132 кеше катнашты. Бәйрәмгә килүче өлкәннәребез зур канәгатьләнү хисе белән таралыштылар.