Изге сүз
Мәрхәмәтле Татарстан атнасы уңаеннан 29 сентябрь көнне "Бәләкәч" балалар бакчасына йөрүче балалар белән "Изге сүз" дигән темага тәрбия сәгате үткәрелде. Садик яшендәге балаларга изге сүзнең тәэсир итү көче зур икәнен аңлату максатыннан "Яңа чана", "Кечкенә миләш" дигән әсәрләр укылды. Әти- әниләргә, тирә- юньдәге кешеләргә, дусларга карата шәфкатьлелек хисе тәрбияләнде. Дусларыңа ярдәмчел булырга кирәклеге әйтелде.