“Карга боткасы” йоласы
28 апрель көнне Зур Кукмара авыл җирлеге китапханәләре, мәдәният хезмәткәрләре, “Бәләкәч” һәм “Шатлык” балалар бакчасы коллективлары белән берлектә “Карга боткасы” йоласы күрсәтелде. Балаларга әлеге йоланың тарихы, ничек һәм кайда үтүе турында сөйләнде. Аннан саф һавада күңелле һәм файдалы уеннар уйналды. Балалар белән бергәләп, Карга боткасы пешердек. Ботканың ничек пешерелгәне турында сөйләштек. Тәмле ботка пешкәч, барыбыз бергә әлеге ботканы ашадык, коймак белән чәй эчтек. “Карга боткасы” йоласы бик күңелле һәм файдалы үтте.
28 апреля совместно с работниками культуры, коллективами детских садов “Бәләкәч” и “Шатлык” был проведен обряд “Карга боткасы”. Ребятам рассказали об истории этого обряда, о том, как и где он проходил. Затем на свежем воздухе играли в веселые и полезные игры. Вместе с детьми варили кашу. Мы говорили о том, как варится каша. Когда вкусная каша была сварена, мы все вместе ею угостились, пили чай с блинами. Мероприятие прошло очень весело и полезно.