Өчпочмаклы солдат хатлары
Зур Кукмара авылы китапханәсендә Россия солдатларының Украинадагы махсус хәрби операциясенә теләктәшлек йөзеннән Зур Кукмара урта мәктәбенең 7 сыйныф укучылары белән “Өчпочмаклы солдат хатлары” дигән темага патриотик дәрес үтте. Укучыларга өчпочмаклы хатлар, хәрби-кыр почтасының нинди булуы турында мәгълүмат бирелде. Сугыш кырларыннан газиз туганнарына һәм якыннарына бу хатларның нинди шартларда язылганын белделәр. Соңыннан укучылар белән үзебез бүгенге көндә яу кырында булган егетләребезгә өчпочмаклы хатлар яздык һәм әлеге хатлар аша батыр егетләребезгә иң изге теләкләребезне җиткердек.
В поддержку специальной военной операции российских солдат на Украине, 5 апреля с учащимися 7 класса Большекукмарской средней школы прошел патриотический урок “ Өчпочмаклы солдат хатлары”. Ребята узнали, какой была военно-полевая почта в те годы, как появился знаменитый солдатский треугольник, в каких условиях писались эти драгоценные сообщения с полей сражений для родных и близких. Затем мы с учениками написали треугольные письма нашим ребятам, которые сегодня на полях сражений, и в этих письмах выразили самые добрые пожелания нашим героическим ребятам.