Су- яшәү чыганагы
15 июль көнне 7-12 яшьлек балалар белән "Су- яшәү чыганагы" дигән темага әңгәмә үтте. Укучылар белән Фәсхи чишмәсе һәм Нүрминкә елгасына экскурсиягә бардык. Укучыларга су һәм аның файдалы үзенчәлекләре турында сөйләнде. Фәсхи чишмәсенең килеп чыгышы турында әйтелде. Суның табигать өчен әһәмиятле яшәү чыганагы булуы, суны экономияле, чиста тоту, аңа карата сак караш тәрбияләргә кирәклеге аңлатылды. Чишмә һәм елгалар турында табышмаклар, шигырьләр искә төшерелде. Әлеге экскурсия балалар өчен бик файдалы үтте.