Большекукморская сельская библиотека - филиал № 8

Пушкин- безнең күңелләрдә

6 июнь көнне Зур Кукмара авылы мәдәният йортында Зур Кукмара урта мәктәбендә оештырылган көндезге лагерьга йөрүче балалар белән "Пушкин безнең күңелләрдә" дигән викторина үтте. Викторина барышында Пушкинның иҗаты искә төшерелде, әкиятләре буенча сорауларга җаваплар бирелде, укучылар тапкырлыкта, зирәклектә сыналды. Укучылар өчен Пушкин китапларыннан  "Пушкин навсегда" дигән күргәзмә төзелде.