Интеллектуальная игра “Туган тел- дуслык теле”
Зур Кукмара авыл китапханәсендә китапханә, мәдәният хезмәткәрләре “Ялкын” яшүсмерләр клубы һәм 8 сыйныф укучылары белән берлектә “Туган тел- дуслык теле” дип исемләнгән темага интеллектуаль уен үткәрелде.
Әлеге чараның максаты: укучыларны туган тел көне белән таныштыру, туган телгә карата кызыксыну тәрбияләү, туган телгә һәм башка телләргә сак караш тәрбияләү һәм үзебезнең туган телебез белән горурлану.
Чара барышында укучылар туган тел, аның үткәне һәм бүгенгесе белән таныштылар. Соңыннан ике командага бүленеп, интеллектуаль уен уйнадылар. Нәтиҗәдә, дуслык җиңде. Уен «Туган тел»җыры белән тәмамланды.
В Большекукморской сельской библиотеке совместно с работниками культуры, подростковым клубом “Ялкын” и учащимися 8 классов была проведена интеллектуальная игра “Туган тел - дуслык теле”. Целью мероприятия было познакомить учеников с таким праздником как день родного языка, развивать интерес к родному языку, воспитать уважение и формировать бережное отношение, как к родному, так и к другим языкам и гордость за свой родной язык.
В ходе мероприятия несовершеннолетние ознакомились с историей татарского языка и, поделившись на две команды, поиграли в интеллектуальную игру. В результате победила дружба. Ученики пополнили свой багаж знаний и остались очень довольными. Занятие завершилось исполнением песни «Туган тел».