«В жизни есть место подвигу»
9 декабрь конне Зур Кукмара мәдәният йорты хезмәткәрләре, мәктәп белән берлектә “Ватан Геройлары көне” уңаеннан 6 сыйныф укучылары белән авылыбыз ветераннарының тормыш юлы һәм сугышта,тыныч тормышта курсәткән батырлыклары белән танышу өчен мәктәп музеена экскурция ясадык. Боек Ватан сугышы ветераннары,бөтен гомерләрен Зур Кукмара мәктәбенә багышлаган Шәриф Мөликович, Риза Ясавиевичларның тормыш юллары, кылган батырлыклары белән тирәнтен таныштык.
Бөек Ватан сугышында батырлык курсәткән авылдашларыбыз, язучыларыбыз, батырларыбыз турында да мәгьлүмат бирелде. Шулай ук тыныч тормышта да үзләренең батырлыклары белән дөньяны сокландырган кешеләр турында да фикер алыштык. Укучыларда батырлык эшләүче һәр кешегә карата хөрмәт хисләре тәрбияләнде. Чара ахырында батырның билгесе дә, чиге дә юк, һәр кеше батыр була ала дигән нәтиҗәгә килдек.
9 декабря, совместно сотрудниками дома культуры, сотрудниками школы и учащимися 6 класса мы совершили экскурсию в школьный музей для ознакомления с жизнью ветеранов нашего села, с подвигами на войне, в мирной жизни. Познакомились с судьбами Шарифа Муликовича, Риза Ясавиевича,посвятившие всю свою жизнь Большекукморской школе.
Были даны сведения о наших односельчанах, писателях, героях, проявивших героизм в Великой Отечественной войне. Также обсуждался вопрос о людях, прославивших мир своим подвигом и в мирное время. В учениках воспитывалось чувство уважения к каждому человеку, совершившему подвиг. В конце мероприятия мы пришли к выводу, что у героизма нет ни признаков, ни границ, Каждый человек может стать героем.