"Җиңү язы"
Зур кукмара мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан "Җиңү язы" дип исемләнгән бәйрәм концерты үтте.Әлеге бәйрәмгә авылыбызның бердәнбер сугыш ветераны Ислам абый чакырылган иде. Концертта "Созвездие- Йолдызлык" фестивале лауреатлары, "Сәйлән" бию төркемнәре, авылыбызның үзешчәннәре катнашты. Бәйрәм концерты сугыш темасына язылган шигырьләр, җырлар һәм биюләр белән үрелеп барды.