Большекукморская сельская библиотека - филиал № 8

Мәңгелек ул- сезнең батырлык

4 май көнне 5-8 класс укучыларына Зур Кукмара авылы китапханәсендә Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан "Мәңгелек ул- сезнең батырлык" дигән темага китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. "Әсәрләрдә сугыш сулышы" дигән темага укучыларга Ә. Еникинең сугыш темасына язылган хикәяләре тәкъдим ителде. "Бер генә сәгатькә" хикәясе укылды. Әсәрдә сугышның ачылыгы бик көчле сурәтләнгәнлеге әйтелде.