Большекукморская сельская библиотека - филиал № 8

Кошлар- канатлы дусларыбыз.

5 апрель көнне "Бәләкәч" балалар бакчасына йөрүче балалар белән Халыкара кошлар көне уңаеннан "Кошлар- канатлы дусларыбыз" дигән темага викторина үтте.Балаларга карга, сандугач, сыерчык,күке, тукран турында мәгълүмат бирелде.Аннан "Оча, очмый" уены уйналды,кошларыбыз турында табышмаклар әйтелде,әйтемнәр искә төшерелде,кошларның нинди өлешләрдән торуы сөйләнелде,кошларны өлешләп төзедек. Викторина төрле шигырьләр белән үрелеп барды.