Большекукморская сельская библиотека - филиал № 8

Астрид Линдгрен һәм аның яраткан геройлары

1 март көнне 5-7 класс укучылары белән Астрид Линдгренның тууына 110 ел тулуга багышлап "Астрид Линдгрен һәм аның яраткан геройлары"  дигән темага түгәрәк  өстәл үтте. Укучыларга Астрид Линдгренның тормыш юлы сөйләнде, аның "Карлсон", "Пеппи длинный чулок" дигән әсәрләре искә төшерелде, укучылар тарафыннан эчтәлеге сөйләнде. Укучылар белән "Золотая кукушка" әсәре укылды, фикерләр алышынды. Балалар өчен язылган әсәрләренең мавыктыргыч, кызыклы булуы әйтелде.