Большекукморская сельская библиотека - филиал № 8

“Сандугачтай моңлы Тукай теле”

26 апрель көнне Зур Кукмара авылы китапханәсендә Г. Тукайның тууына 136 ел тулу уңаеннан “Сандугачтай моңлы Тукай теле” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үтте. Әлеге бәйрәмгә “Шатлык” һәм “Бәләкәч” балалар бакчасына йөрүче балалар чакырылган иде. Иң беренче балаларның яраткан шагыйре Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштык. Аның балалар өчен язылган шигырьләрен тыңладык. Аннан Г. Тукайның әкиятләреннән төзелгән сорауларга җавап бирдек, уеннарда катнаштык. Кичә ахырында балалар белән Г. Тукайның “Шүрәле” әкиятен карадык. Шулай ук әлеге кичәгә “Без Тукай оныклары” дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде. Әлеге күргәзмә балаларга тәкъдим ителде.

26 апреля в Большекукморской сельской библиотеке прошел праздничный вечер “Сандугачтай моңлы Тукай теле”, посвященный 136-летию со дня рождения Г. Тукая. На праздник были приглашены воспитанники детских садов “Шатлык” и “Бэлэкэч”. Первым делом мы познакомились с жизнью и творчеством нашего любимого поэта Г. Тукая. Мы слушали его стихи, написанные для детей. Затем мы ответили на вопросы по сказкам Г. Тукая, приняли участие в играх. В конце вечера мы с ребятами посмотрели сказку Г. Тукая “Шурале”. Также к этому вечеру была подготовлена книжная выставка “Мы-внуки Тукая”. Эта выставка была представлена детям.