Большекукморская сельская библиотека - филиал № 8

Обряды и традиции татарского народа

14 апрель көнне “Шатлык” балалар бакчасына йөрүче балалар белән “Татар халкының йолалары һәм гореф- гадәтләре” дигән темага танып белү сәгате үткәрелде. Балаларны татар халкының мәдәнияте, татар милли киемнәре, орнамент үзенчәлекләре,  татар халкының көнкүреше, бәйрәмнәре, йолалары белән таныштырдык. Шулай ук балаларга камзул, калфак, түбәтәй, алъяпкыч, читек  һ.б. киенү, бизәнү әйберләре турында мәгълүмат бирелде. Татар милли киемнәре төшерелгән китаплар күрсәтелде. Балалар шулай ук татар халкының милли бәйрәме – Сабантуй турында белделәр. Яңа туган бәбине төреп карадык һәм бишек җырлары җырладык. Шулай ук чигү буенча мастер- класс күрсәтелде. Әлеге чара балалар өчен бик файдалы һәм күңелле узды.

14 апреля с воспитанниками детского сада “Шатлык” состоялся познавательный час на тему “ Обряды и традиции татарского народа”. Мы познакомили детей с культурой татарского народа, с татарскими национальными костюмами, особенностями орнамента, бытом татарского народа, праздниками, обычаями татарского народа. Ребятам разъяснили значение слов, обозначающих татарскую национальную одежду: камзул, калфак, тюбетейка и др.. Затем были показаны книги с изображением татарских национальных костюмов. Ребята также познакомились с национальным татарским праздником – Сабантуй. Показали как пеленеют малыша и исполняли колыбельные песни. Был показан мастер - класс по вышивке. Мероприятие прошло с пользой и удовольствием для детей.