“Каким он парнем был”
12 апрель Космонавтика көне уңаеннан китапханә, мәдәният хезмәткәрләре һәм Зур Кукмара урта мәктәбенең 6 сыйныф укучылары белән берлектә “Ул нинди егет иде?” дигән темага танып- белү сәгате үтте. Укучылар белән галәмгә очкан беренче очучы-космонавт Юрий Гагаринның тормыш юлы һәм хезмәт батырлыгы белән таныштык , ирешкән уңышлары турында фикер алыштык. Әлеге чара презентация белән үрелеп барды. Укучыларга “День космонавтики. Космос –это мы” дип исемләнгән кино күрсәтелде. Шулай ук укучыларның белемнәрен тикшерү максатыннан, викторина сораулары да әзерләнгән иде. Әлеге сорауларга һәр укучы дөрес һәм төгәл итеп җавап бирде. Кичә ахырында барыбыз да бергәләп кәгазьдән ракета ясадык һәм истәлеккә фотога төштек. Барлыгы 21 укучы.
12 апреля в честь Дня космонавтики совместно с работниками культуры для учащихся 6 класса Большекукморской средней школы провели познавательный час “Каким он парнем был”. Учащихся ознакомили с жизненным путем и трудовым подвигом первого летчика-космонавта Юрия Гагарина, обсудили достигнутые успехи. Мероприятие сопровождалось презентацией. Смотрели фильм “День космонавтики. Космос-это мы". Также с целью проверки знаний учащихся были подготовлены вопросы викторины. На эти вопросы каждый школьник ответил правильно и четко. В конце вечера мы все вместе сделали бумажную ракету и сфотографировались на память.