“Әфганстан- йөрәк ярасы”
15 нче февраль – Россиядә Интернационалист сугышчыларны искә алу көне буларак үткәрелә. Шул уңайдан Зур Кукмара авылы китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре һәм 7 сыйныф укучылары белән берлектә “Әфганстан- йөрәк ярасы” дип исемләнгән темага очрашу үткәрелде. Очрашуга 1986-1988 елларда Әфган сугышында катнашкан ветеран егетебез Халяутдинов Мөнир Мөбәрәкҗан улы чакырылды. Ул балаларга әфган сугышының ни дәрәҗәдә коточкыч афәт икәнен сөйләде. Балаларның кызыксынган сорауларына бик теләп җавап бирде. Соңыннан Әфган сугышы турында документаль фильм күрсәтелде.
15 февраля – День памяти воинов-интернационалистов в России. В связи с этим в Большекукморской сельской библиотеке совместно с работниками культуры и учащимися 7 классов была проведена встреча на тему “Афганистан - рана сердца”. На встречу был приглашен ветеран Афганской войны 1986-1988 годов Халяутдинов Мунир Мубаракзянович. Он рассказал детям о том, насколько страшной была афганская война. С удовольствием отвечал на интересующие детей вопросы. Затем был показан документальный фильм об Афганской войне.