Шушы яктан, шушы туфрактан без
Зур Кукмара урта мәктәбенең 6а сыйныф укучылары белән авылыбызның тарихи үткәне, аның табигате, чишмә-таулары, аларның атамаларының килеп чыгышы, күренекле кешеләре (спортчылар, табиблар, укытучылар, театр артисткасы), тарихы турында тулырак мәгълүмат бирү, табигатьне сакларга, аңа мәрхәмәтле , игътибарлы булырга өйрәтү, туган төбәгебезне ярату, аның белән горурлана белү хисе тәрбияләү максатыннан “Шушы яктан, шушы туфрактан без” дигән темага түгәрәк өстәл үтте.
Укучыларга авылыбызның тарихын, ни өчен Зур Кукмара дип аталуын беренче укытучыбыз Файзрахманов Кави абый истәлекләренә таянып сөйләнде. “Фәсхи” һәм “Быргы” чишмәләренең, “Каюм” урманының һ.б. атамалары ничек килеп чыгуы Мәнзүмә әби сөйләгәннәрдән чыгып искә алынды. Шулай ук авылыбыз үзенең күренекле кешеләре белән дан тота. Казан дәүләт медецина академиясе доценты Тухватуллин Мөнир абый, көрәш буенча Россия чемпионы Галиев Нурсил абый, бар гомерен театр белән бәйләгән, 30 елдан артык Кәрим Тинчурин театрында эшләгән Татарстанның атказанган артисты Нурия апа Валиева, үзенең бөтен гомерен мәктәп тормышына багышлаган, балаларга туган нигезенә, туган авылына, туган теленә мәхәббәт тәрбияләгән, ветеран укытучыбыз, атказанган мәдәният хезмәткәре Зөфәр Гомәровлар турында да укучыларга мәгълүмат бирелде.
Очрашу ахырында укучыларга туган ягыбызны яратырга, күренекле кешеләрен хөрмәт итәргә һәм киләчәктә үзләренә дә зур уңышларга ирешергә дигән теләктә саубуллапштык.
С учащимися 6 а класса Большекукморской средней школы состоялся круглый стол на тему “Шушы яктан, шушы туфрактан без” с целью предоставления более подробной информации об историческом прошлом села, его природе, родниках и горах, происхождении их названий, выдающихся людях (спортсменах, врачах, учителях, артистах театра), истории, воспитания бережного отношения к природе , любви к родному краю, гордости за него.
Учащимся рассказали об истории нашего села, о том, почему оно называется Большой Кукмор, опираясь на воспоминания нашего первого учителя Файзрахманова Кави абый. О том, как возникли названия родников “Фасхи” , “Бырга” и др., рассказывала бабушка Манзума. Также село славится своими выдающимися людьми. Также читателям была представлена информация о доценте Казанской государственной медицинской академии Тухватуллине Мунир абый, чемпионе России по борьбе Галиеве Нурсил абый, заслуженной артистке Татарстана Нурии апа Валиевой, более 30 лет проработавшей в театре Карима Тинчурина, о нашем ветеране-учителе, заслуженном работнике культуры Зуфаре Гумерове, посвятившем всю свою жизнь школьной жизни, воспитавшем в детях любовь к родной земле, родному селу, родному языку.
В завершение встречи было выражено пожелание учащимся любить родной край, уважать выдающихся людей и добиваться в дальнейшем больших успехов.