Большекукморская сельская библиотека - филиал № 8

“Книжный чемоданчик”

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан “Шатлык” балалар бакчасына йөрүче балалар белән саф һавада китап уку оештырылды. Нәниләр өчен чыга торган берсеннән- берсе матур, эчтәлекле, кызык, күңелле китапларны алып табигать кочагына юл алдык. Иң беренче әлеге китапларга күзәтү ясалды, аннан әлеге китапларны язган язучылар турында мәгълүмат бирелде. Балалар бу китапларны кулларына алып, игътибар белән карадылар. Соңыннан балалар теләгән әкиятләрне укыдык, фикер алыштык. Саф һавада китап уку файдалы гына түгел, кызыклы да, уңайлы да. 12 бала

В честь года родных языков и народного единства с детьми детского сада “Шатлык” было организовано чтение книг на свежем воздухе.  Лето – замечательная пора, это смех, улыбки и просто хорошее настроение. А ещё лето – это время читать!  Во время отдыха провела обзор детских изданий, вкратце рассказала о детских писателях и сказочниках. На природе дети с удовольствием рассматривали красочные книги, перелистывая удивительные страницы волшебных сказок, детских книг и журналов. Чтение на открытом воздухе не только полезно, но интересно и удобно.