“Мин яши торган авыл”
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Зур Кукмара авылы китапханәсе “Шатлык” балалар бакчасына йөрүче балалар белән “Мин яши торган авыл” дигән темага рәсем конкурсы үткәрде. Балаларга иң беренче үзебезнең туган авылыбыз, аның матур урыннары, елгалары, чишмәләре, агач һәм чәчәкләре турында мәгълүмат бирелде. Аннан соң балалар үзләре бик матур рәсемнәр ясадылар. Алар үзләре яшәгән өйне, туган авылыбызда үсә торган агачларны, кояшны, зәңгәр күк йөзен бик матур итеп ясаганнар. Бәйге ахырында ясалган рәсемнәргә нәтиҗә чыгарылды. 12 бала.
В честь года родных языков и народного единства Большекукморская сельская библиотека провела с детьми детского сада “Шатлык” конкурс рисунков на тему “Село, в котором я живу” . Первым делом ребятам была представлена информация о родном селе, его живописных местах, реках, родниках, деревьях и цветах. После этого дети сделали красивые рисунки. В конце конкурса были подведены итоги.