Большекукморская сельская библиотека - филиал № 8

Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр

21 февраль көнне 1-4 класс укучылары белән китапханәдә туган тел көне уңаеннан "Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр" дигән темага әдәби кичә үткәрелде. Укучыларга үзебезнең туган телебезнең иң кадерле тел булуы әйтелде. Шулай ук туган телне, әдәбиятны тирәнтен өйрәнүгә кызыксыну хисе булдырылды, аларда милли узаң, милли горурлык хисләре тәрбияләнде. Туган телебезгә багышланган шигырьләр укылды, мәкальләр әйтелде һәм аларның мәгънәләре аңлатылды.