Большекукморская сельская библиотека - филиал № 8

Онытылмый, һич тә онытылмый, хәтерләрдә һаман яңара

15 февраль көнне Зур Кукмара мәдәният йортында клуб хезмәткәрләре белән берлектә Әфганстан чиген атлап чыкканга 28 ел тулу уңаеннан "Онытылмый, һич тә онытылмый, хәтерләрдә һаман яңара" дип исемләнгән очрашу кичәсе үтте. Очрашуга 1986-1988 елларда Әфган сугышында катнашкан ветеран егетебез Халяутдинов Мөнир Мөбәрәкҗан улы чакырылды. Ул балаларга әфган сугышының ни дәрәҗәдә коточкыч афәт икәнен сөйләде.Балаларның кызыксынган сорауларына җавап бирде.