“Алда юллар, кайсын сайларга”
Зур Кукмара урта мәктәбенең 9-11 сыйныф укучылары белән “Алда юллар, кайсын сайларга” дигән темага түгәрәк өстәл үтте. Һөнәр сайлау – кеше тормышында иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе. Гомерлек юлны сайлау бик авыр, шуңа дөрес юлны сайлый белергә кирәк.Укучыларга һөнәр, профессия сүзләренең мәгънәләре аңлатылды. Әлеге тема буенча викторина, мәкальләр һәм әйтемнәр конкурсы да үтте. Әдәби әсәрләрдән мисаллар китерелде. Чара ахырында укучыларга уку йортларын сайлаганда яхшылап уйлап, аласы профессиянең уңай һәм тискәре якларына игътибар итәргә кирәклеге әйтелде. Укучыларга иң изге теләкләр әйтелде.
В большекукморской средней школе прошел круглый стол с учащимися 9-11 классов на тему “Алда юллар, кайсын сайларга”. Выбор профессии-один из важнейших вопросов в жизни человека. Выбор жизненного пути очень труден, поэтому нужно уметь правильно выбирать.Учащимся были разъяснены значение слова профессия. По этой теме прошла викторина, конкурс пословиц и поговорок. Приведены примеры из литературных произведений. В завершение мероприятия учащимся было сказано, что при выборе учебного заведения необходимо хорошо подумать, обратить внимание на плюсы и минусы получаемой профессии. Были высказаны самые искренние пожелания.