«108 минут полёта вокруг Земли»
2021 ел Рәсәйдә “Фән һәм технологияләр елы“ буларак игълан ителде. Шулай ук беренче космонавт Юрий Гагаринның космоска очуының 60 еллыгын билгеләп үтәбез. Шул уңайдан 23 апрель көнне Зур Кукмара авылы китапханәсендә «108 минут полёта вокруг Земли» дигән темага “Китапханә төне” үтте. Әлеге чара презентация белән үрелеп барды. Беренче космонавт- Ю. Гагаринның биографиясен, ирешкән уңышларын, очышка әзерлек эшләренең ничек баруын белдек. Байконур космодромы төзелешенең кызыклы фактлары турында фикер алыштык һәм “Беренче очыш” дип аталган кроссвод чиштек, космос темасына табышмакларга җавап бирдек. Чара барышында бик күп яңа һәм кызыклы мәгълүматлар белән таныштык.
2021 год объявлен в России “Годом науки и технологий“. Также отмечается 60-летие полета в космос первого космонавта Юрия Гагарина. В связи с этим 23 апреля в Большекукморской сельской библиотеке прошла «Библионочь» на тему “108 минут полета вокруг Земли”. Мероприятие сопровождалось презентацией. Мы узнали биографию первого космонавта - Ю. Гагарина, его достижения, как шла подготовка к полету. Обсудили интересные факты строительства космодрома Байконур и разгадывали кроссворд «Первый полет», отгадывали загадки о космосе. В ходе мероприятия мы узнали много нового и интересного.