Кошлар - канатлы дусларыбыз
1 апрель-Халыкара кошлар көне. 1 апрель көнне мәдәният хезмәткәрләре, китапханә һәм “Шатлык” балалар бакчасына йөрүче балалар белән “Кошлар - канатлы дусларыбыз” дип исемләнгән уен - викторина үткәрелде. Балаларга канатлы дусларыбыз – күчмә кошлар һәм кышлаучы кошлар турында мәгълүмат бирелде. Яз башында күчмә кошларның туган якларыбызга кайтулары, бала чыгарулары турында сөйләнде. Ә сыерчыкларның кайтуына оя ясап куярга кирәклеге әйтелде. Соңыннан балалар белән мавыктыргыч уеннар уйнадык, кошлар турында табышмакларга җаваплар бирдек. Балалар канатлы дусларыбыз турында сорауларга җавап бирделәр, кош рәсемнәре ясадылар. Әлеге чара бик күңелле үтте. Балалар кошларны яратырга, аларны сакларга сүз бирделәр. 20 бала.
1 апреля – Международный день птиц. 1 апреля с работниками культуры и детьми, посещающими детский сад “Шатлык”, было проведено игра- викторина “ Кошлар- канатлы дусларыбыз”. Рассказали ребятам о пернатых друзьях – зимующих и перелетных птицах. В начале апреля возвращаются перелетные птицы и начинают выводить птенцов. Существует традиция вешать скворечники к прилету скворцов, так как эти птицы живут рядом с людьми. С детьми поиграли в подвижную игру «Накорми птенца». Отгадали загадки про птиц. Ответили на вопросы про птиц, нарисовали птицу. Мероприятие пришлось всем по душе. Ребята знают, что нужно заботиться о птицах.