Китап иң якын дустыбыз булсын
Татарстанның Милли китапханәсе көненә багышлап, 25 январь көнне "Китап иң якын дустыбыз булсын" дигән китап күргәзмәсе төзелде һәм укучылар белән әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында укучыларга китап тарихы сөйләнелде. Укучыларга китапны яратырга һәм укырга кирәклеге әйтелде. Китап- иң якын дус булуы да искә төшерелде. Китап кешедә күркәм сыйфатлар тәрбияли, дөньяны танып белергә булыша.