Большекукморская сельская библиотека - филиал № 8

“Мин яшәгән төбәк”

Китапханәдә туган ягыбызга мәхәббәт тәрбияләү максатыннан: . “Мин яшәгән төбәк” дигән чара үткәрелде. Чара “Кече Ватан” дигән төшенчәнең нәрсә икәнлеге турында сөйләүдән башланды. Аннары укучылар белән “Туган авылым хатирәсе”дигән сәхәткә юл тоттык. Балаларга авылның истәлекле урыннарын һәм һәйкәлләрен күрсәттем, районның горурлыгы булган кешеләре турында сөйләдем. Балалар районыбызның нинди авыллардан торуын, бездә яшәүче халыклар турында, элек-электән килгән гореф-гадәтләр, әби- бабаларыбызның яшәү рәвеше турында белделәр. Туган ягыбызның матурлыгына, уңган- булган халкына горурлану хисләре булдырылды.

В целях воспитания любви к родному краю в библиотеке было проведено   мероприятие “Мин яшәгән төбәк”. Мероприятие началось с рассказа о том, что такое понятие “Малая Родина”. Затем мы с учениками отправились в в экскурсию “Туган авылым хатирәсе”. Детям показала достопримечательности и памятники нашего  села, рассказала о людях, которые гордятся районом. Дети узнали о том, из каких сел состоит наш район, о народах, которые живут у нас, о традициях, обычаях, образе жизни наших бабушек и дедушек. Создавались чувства гордости за красоту родного края, за свой народ.