Ваш подвиг живет вечно
Бөек Ватан сугышы-ул безнен үткәнебез генә түгел. Аның сулышын хәзер дә күпләр сизә. Чөнки ул илгә, һәр йортка, һәр гаиләгә бик зур кайгы китергән. Зур Кукмара авыл китапханәсе "Бәләкәч" балалар бакчасы белән берлектә "Сезнең батырлык мәңге яши" дигән темага Батырлык дәресе үткәрде. Балаларга Бөек Ватан сугышы, анда көрәшкән геройлар, аларның батырлыклары, сугыш кырында ярдәм иткән шәфкать туташларының батырлыгы турында күп мәгълүмат бирелде, шулай ук сугыш елларында балаларга, апаларга, тылда хезмәт иткән кешеләргә ничек авыр булуы турында да сөйләп үтелде. Ә дәрес ахырында сугыш турында фильм карадык. Шундый нәтиҗәгә килдек: бүгенге тыныч һәм бәхетле тормышыбыз өчен яу кырында күпме кешенең гомере өзелгәнен белдек һәм без аларны онытырга тиеш түгел икәнебезне аңладык.
Великая Отечественная война – это не только прошлое. Ее дыхание многие чувствуют и теперь. Ведь она круто повернула всю жизнь страны, вошла в каждый дом, в каждую семью. Большекукморская сельская библиотека совместно с детским садом "Бәләкәч” провели Урок Мужества на тему “ Ваш подвиг живет вечно” Детям было рассказано много информации о Великой Отечественной войне, героях, сражавшихся в ней, их подвигах, подвигах медсестер, помогавших на поле боя, а также о том, как тяжело было в годы войны детям, женщинам, людям, проходившим службу в тылу. А в конце урока смотрели фильм о войне и подвели итог и поняли, что нам нельзя забывать сколько людей погибло во имя того, чтобы наша жизнь была мирной и счастливой. Всего 31 учащихся