Большекукморская сельская библиотека - филиал № 8

Әкиятләр иленә сәяхәт

Зур Кукмара авылы китапханәсе

25 февраль көнне Зур Кукмара мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә "Безнең чыганаклар. Фольклор укыйбыз" Бөтенроссия акциясенә кушылып  “Әкиятләр иленә сәяхәт” дигән темага викторина  үткәрелде. Әлеге кичәгә “Шатлык” балалар бакчасында йөрүче балалар чакырылды. Татар халык иҗатының бик борынгы төре- әкиятләр һәм аларның төрләре турында аңлатма бирелде. “Серле капчык” эчендәге бик күп әкиятләр белән таныштык, аларның эчтәлекләрен сөйләдек. Соңыннан татар халык әкияте “Өч кыз” әкиятен сәхнәләштердек. Балалар белән “Түбәтәй”, “Йөзек салыш”, дигән татар халык уеннары уйнадык, татар халык биюләрен башкардык.  Кичә азагында балалар белән “Җен- пәриләр бар диләр” дигән китап күргәзмәсе белән таныштык. Чара балаларга бик ошады, чөнки алар халык зирәклеге, могҗизалы яхшылык, зирәклек чыганаклары белән танышты. Барлыгы 24 бала, 5-7 яшь

25 февраля в Большекукморском СДК совместно с работниками культуры была проведена всероссийская акция “Наши истоки. Читаем Фольклор“ , викторина “В мире сказок”. На этот вечер были приглашены воспитанники детского сада “Шатлык".  Познакомили очень древним видом татарского народного творчества - сказками и их видами. С детьми играли в татарские народные игры “Тюбетейка”, “Йөзек салыш”, исполнили татарские народные танцы. Затем инсценировали татарскую народную сказку “Өч кыз”. В конце вечера с ребятами познакомились с книжной выставкой “Җен - париләр бар диләр". Мероприятие детям очень понравилось, ведь они познакомились с народной мудростью, с чудесными источниками добра, мудрости. Всего 24 ребенка, 5-7 лет