“Туган телем- әнкәм теле”
19 февраль көнне Зур Кукмара мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә “Туган телем- әнкәм теле” дигән кичә үткәрелде. Әлеге кичәгә “Бәләкәч” балалар бакчасында йөрүче балалар чакырылды. Кичә барышында Туган телебез- татар теле турында мәгълүмат бирелде. Г. Тукай әкиятләре аша туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләнде. Кичәгә Г.Тукайның Шүрәлесе килеп балаларның осталыкларын, зирәклекләрен тикшерде. Аларга табышмаклар, мәкальләр әзерләп килгән . Шулай ук “Тылсымлы капчык” дигән уенда бик күп әкиятләр дә алып килде. Без дә балалар белән “Түбәтәй”, “Йөзек салыш”, “Күрсәт әле үскәнем” дигән татар халык уеннарын уйнап күрсәттек. Татар халкының милли киемнәре турында да фикер алыштык. Кичә азагында балалар белән “Туган телем- киңдер сиңа күңел түрем” дигән китап күргәзмәсе белән таныштык. Барлыгы 15 бала, 5-7 яшь
19 февраля в Большекукморском сельском Доме культуры совместно с работниками культуры был проведен вечер “Туган телем – әнкәм теле”. На этот вечер были приглашены воспитанники детского сада “Бэлэкэч”. В ходе вечера была представлена информация о родном языке. На вечер пришел Шурале из сказки Г. Тукая. Шурале загадывал загадки, пословицы . Мы с детьми играли в татарские народные игры “Тюбетейка”, “Йөзек салыш”, “Күрсәт әле үскәнем”,“Тылсымлы капчык”. Обсудили и национальные костюмы татарского народа. В конце вечера с детьми познакомились с книжной выставкой "Туган телем-киндер сине күңел түрем". Всего 15 детей, 5-7 лет