Туган илем-Татарстан
Зур Кукмара авылының “Бәләкәч” балалар бакчасында йөрүче балалар белән ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан “Туган илем-Татарстан” дигән темага әңгәмә үткәрелде. Балаларга Татарстаныбызның тарихы, Татарстанның дәүләт символлары турында мәгълүмат бирелде. Туган ягыбызның табигате, аның гүзәллеге, байлыгы турында, танылган кешеләре турында сөйләнде. Безнең Татарстаныбыз күп милләтле халкы белән дан тота. Аларның дус- тату, бер – берсенең гореф- гадәтләрен хөрмәт итеп яшәүләре турында әйтелде. Шулай ук борынгы китаплар, кинолар, мультфильмнар турында да әйтеп үттем. Татарстаныбыздагы бик күп шәһәрләр белән бергә безнең Кукмарабыз турында, аның итекләре, киемнәре, табалары, бәйрәмнәре, эш сөюче халкы турында да мәгълүмат бирелде. Әңгәмә барышында балаларның да фикерләре тыңланды. Әңгәмә презентация ярдәмендә алып барылды. Барлыгы 37 бала.
С воспитанниками детского сада “Бәләкәч” села Большой Кукмор была проведена беседа на тему “Туган илем-Татарстан”, посвященная 100-летию ТАССР. Детям была предоставлена информация об истории Татарстана, государственных символах Татарстана. Рассказали о природе родного края, о его красоте, богатстве, известных людях. Наш Татарстан славится своим многонациональным народом. Было сказано, что они живут дружно, уважая традиции друг друга. А также о старинных книгах, кино, мультфильмах. Вместе со многими городами Татарстана была представлена информация о нашем Кукморе, о валенках, верхней одежде, посуде, о праздниках города и о трудолюбивом народе. В ходе беседы были выслушаны мнения детей. Беседа сопровождалась презентацией. Всего 37 учащихся.