Большекукморская сельская библиотека - филиал № 8

Без сугыш теләмибез

Зур Кукмара авылы китапханәсе “Шатлык” балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме белән берлектә “Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз” дигән акция үткәрде.                                                                                   Без балалар белән Бөек Ватан сугышы елларын, шул вакыттагы авырлыкларны тагын бер кат искә алдык. Бу авыр елларда халкыбызның каһарман батырлыклары турында бик күп әсәрләр язылган икәнлеген дә әйтеп үттем. Аннан соң балаларны “Җиңү җиңел бирелмәде” дигән китап күргәзмәсе белән таныштырдым. Язучыларыбызның да сугыш елларында барлык кеше белән бергә көрәшүе, туган ягыбызга җиңү алып кайтулары һәм шул елларда да берсеннән- берсе эчтәлекле, кызганыч әсәрләр язулары турында да таныштырып үттем. Язучыларыбызның партизаннар һәзм разведчикларның батырлыкларын күрсәткән әсәрләре белән таныштык. Аннан соң М. Җәлилнең “Сандугач һәм чишмә”, “Вәхшәт”,  “Дети- герой”, Г. Кутуйның “Партизанка” кебек әсәрләр белән таныштык. Соңыннан балалар белән фикер алышынды.

Большекукморская сельская библиотека совместно с подготовительной группой детского сада "Шатлык” провела акцию" Кучлерухлылар: читаем книги о разведчиках и партизанах". Мы с детьми еще раз вспомнили годы Великой Отечественной войны, трудности того времени. В эти тяжелые годы написано много произведений о героических подвигах нашего народа. Затем познакомила детей с книжной выставкой “Җиңү җиңел бирелмәде", рассказала детям про писателей,  которые тоже сражались  в Отечественной войне, принесли победу родной земле. Мы познакомились с произведениями наших писателей, которые показали подвиги партизанов и разведчиков. Прочитали произведения М. Джалиля “Сандугач и чишмә”, “Вәхшәт”, “Дети - герои”, Г. Кутуй “Партизанка”. Затем обменялись мнениями с детьми.