Туган якка мәхәббәт бишектән башлана
Зур Кукмара авылы китапханәсендә 3,5 класс укучылары белән ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан “Татарстан- заман сулышы” дигән китап күргәзмәсенә обзор ясалды. Укучылар белән “Туган якка мәхәббәт бишектән башлана” дигән темага әңгәмә үткәрелде. Туган ягыбыз, Татарстаныбыз турында мәгълүмат бирелде.Татарстаныбызның тарихи һәм истәлекле урыннары турында фикер алыштык. Президентларыбызның эшчәнлеге белән таныштык. Туган ягыбызны яратырга, хөрмәт итәргә, күренекле кешеләрен онытмаска кирәклеге әйтелде.
В Большекукморской сельской библиотеке для учащихся 3 и 5 классов был проведен обзор книжной выставки “Татарстан - заман сулышы”, посвященной 100-летию со дня рождения ТАССР. С учащимися была проведена беседа на тему “Туган якка мәхәббәт бишектән башлана”. Были представлены сведения о родном крае, Татарстане. Мы обменялись мнениями об исторических и памятных местах Татарста, ознакомились с деятельностью наших президентов. Было сказано о том, что надо любить и уважать родную землю, не забывать о ее выдающихся людях.