Уңыш бәйрәме
Зур Кукмара урта мәктәбендә мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә башлангыч сыйныф укучылары өчен Уңыш бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмгә карачкы килеп, укучыларның тапкырлыгын сынады. Аларны төрле уеннарга чакырды. Көз темасына багышланган табышмаклар әйтелде, уеннар уйнатылды, кызыклы биремнәр бирелде. Ә Сөмбелә матур җырлары белән сөендерде. Укучылар да аңа үзләренең җырларын, шигырьләрен, биюләрен бүләк иттеләр. Соңыннан укучылар белән икмәк турында фикер алыштык. Авыл хуҗалыгы хезмәтенә хөрмәт күрсәтелде, икмәккә мәхәббәт тәрбияләнде. Барлыгы 140 укучы катнашты.
В Большекукморской средней школе совместно с работниками культуры был проведен осенний бал для учащихся начальных классов. На праздник пришел чучело. Он проверил находчивость учащихся, пригласил их на разные игры. А Сюмбеля порадовала своими красивыми песнями. В конце праздника мы поговорили о том, какой сложный путь проделывает хлеб, прежде чем попасть к нам на стол. Воспитывали уважительное отношение к труду механизатора, пекаря, любовь к родной земле. Всего участвовали 140 учащихся.