Җәйге мелодия
9 июль көнне Зур Кукмара мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә “Җәйге мелодия” дигән темага көйне тану уены үткәрелде. Укучылар белән татар, рус һәм чит ил мультфильмнарының музыкаларыннан өзекләр тыңладык. Укучылар әлеге мультфильмның исемен дөрес итеп җавап бирделәр һәм кыскача гына эчтәлеген сөйләп үттеләр. Барлыгы 15 укучы катнашты.