Большекукморская сельская библиотека - филиал № 8

Әкрен барсаң- ерак китәрсең

Зур Кукмара мәдәният йорты каршында мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә “Әкрен барсаң- ерак китәрсең” дигән темага юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча спорт эстафетасы үткәрелде. Укучылар белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшердек.  Спорт уеннарында зирәклекне, өлгерлекне күрсәттек. Барлыгы 16  укучы катнашты.