“Ямь һәм тәм”түгәрәге
Купка авыл китапханәсендә 10 февраль көнне “Ямь һәм тәм”түгәрәгенә йөрүче балалар тегү серләренә төшенделәр.Һәр бала үзләренең яраткан курчакларын алып килеп курчакларына күлмәк тектеләр.Без иң беренче тегү өчен нәрсәләр кирәк булуын ачыкладык һәм эшкә керештек.Балаларга бу шөгел бик ошады.