Копкинская сельская библиотека - филиал № 48

“Кич утыру”йоласы

Купка авыл китапханәснндә 3 февраль көнне “Ямь һәм тәм”түгәрәгенә йөрүче апалар белән “Кич утыру”йоласын кабатладык.Үзләренең яшь вакыттагы күңелле вакыйгалары белән уртаклашып ,кул эшләре эшләп матур итеп кич утырдылар.Элек –электеннән кич утыргач күмәкләшеп чәй эчу дә булган безнең апалар бу йоладан да читтә калмадылар.