Копкинская сельская библиотека - филиал № 48

«Үлемсез полк”

Башлангыч сыйныф укучылары белән «Үлемсез полк”акциясенә чыктык. Әлеге чарада катнашучы балалар Бөек Ватан сугышының ачысын-төчесен татыган туганнарының фотосурәтләрен күтәреп бардылар.Файзрахманов Габделбәр абыйга тукталып балалар сугыш турында узләре өйрәнгән җырларын һәм  шигырьләрен сөйләделәр. Аннан соң  урам буйлап мәдәният йорты янындагы һәйкәл янына юл алдык.Анда чәчәкләр куйдык  һәм яу кырында ятып калган сугышчылар алдында баш идек.